ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар кызы - 2017" билгеле булды

24 октябрь 2017, 19:39

Аның исемен сәхнәдә Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов игълан итте.

(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ул - Татарстан Республикасы вәкиле Гөлназ Гатина.

Гөлназга былтыргы җиңүче, Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңүче таҗын тапшырды. Моннан тыш, "Татар кызы - 2017" титулын алган чибәргә автомобиль бүләк ителде. Бүләкне һәм титулны ул Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кулыннан алды. Җиңүче исемен исә сәхнәдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, жюри әгъзасы Айдар Галимов игълан итте. "Бу тарихта алтын хәрефләр белән язылып куелачак көн", - диде ул, вакыйганың тантанасын билгеләп.

"Татар кызы - 2017" бәйгесе финалы Уфаның мең кеше сыйдырышлы "Башкортостан" концертлар залында узды. Конкурста Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз ярышты. Алар туган телне, гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын белүдә һәм, әлбәттә, гүзәллектә көч сынашты. Кызларның осталыгын, белемен һәм матурлыгын Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Гөлназ Гатина - Казан федераль университеты студенты. Быел ул "Яз гүзәле" бәйгесендә дә катнашып, икенче урынны яулаган иде.

"Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелеп килә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды. "Татар кызы" халыкара бәйгесен гамәлгә куючылар - Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы.

Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10