ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Айсылу Галиева: Ата-аналар татар теленә позицияләрен мәктәп җыелышларында белдерергә тиеш

24 октябрь 2017, 18:39

Канун бозуларга юл куелырга тиеш түгел дип саный социаль челтәрләрдә татар телен яклаучы активистка.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләрен мәҗбүри укытуны саклап калу өчен һәркем - мәктәп директорлары да, укытучылар да, ата-аналар да үз хокукларын яклый белергә тиеш. Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятының махсус проекты мөдире, социаль челтәрләрдә актив рәвештә татар телен яклаучы өч бала анасы Айсылу Галиева “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдерде. 

“Тик торганнан татар теле дәресләре сәгатьләрен киметү бернинди кысаларга сыя торган гамәл түгел. Татарстан Республикасының үзенең Конституциясе бар, анда “Татарстанда дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре” дип язылган. Моннан тыш, “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы законда, мәктәпкәчә уку йортларында, мәктәпләрдә, гомуми белем бирү йортларында һәм башка төрле уку йортларында да татар һәм рус телләре бертигез дәрәҗәдә бирелергә тиеш дигән тугызынчы маддә бар. Шушы кануннарга нигезләнеп, Россия Федерациясе Конституциясендәге “Республикаларның үзләренең Конституцияләре булырга мөмкин” диелгән маддәне дә истән чыгармаска кирәк. Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы законында “Һәрбер республика үзенең уку планын булдыра ала” дигән маддә бар. Шуңа күрә безнең республиканың мәгариф системасы мөстәкыйль булырга тиеш, аңа беркем дә кысыла алмый”, - диде ул.

Айсылу Галиева фикеренчә, мәктәп директорлары Конституциядә каралган хокукларын якларга мөмкин. "Бу укытучыларга да кагыла. Аларга: “Без сезнең киләсе атнада дәресләрегезне үткәрмибез”, - дип әйтеп куялар. Бу дөрес әйбер түгел, тарификация бер елга үткәрелә, шул бер ел эчендә аларның сәгатьләре бүленә, хезмәт хаклары билгеле була. Тарификацияне беркем дә тик торган җирдән үзгәртә алмый. Аның нигезе юк. Укытучылар профсоюзлар белән эшләргә тиеш", - диде ул.

Айсылу Галиева укытучыларны, ата-аналарны актив булырга чакырды. "Бездә кемнеңдер килеп ярдәм иткәнен көтеп утыралар. Мәгариф Министрының нәрсәдер эшләвен, Президентыбызның нинди дә булса җылы сүз әйткәнен өмет итәләр. Кануни яктан караганда, мәктәп директорлары үзләре җавап бирә. Укытучылар үзләренең хәлләре өчен үзләре җаваплы”, - диде ул. 

Мәктәп директорлары бердәм булганда гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип саный Айсылу Галиева. "Аларга ярдәм итәргә танылган адвокат Руслан Нагиев алынды, ике гимназия укытучысы судка барырга әзер, алар бу юнәлештә эшли дип беләм. Ләкин ике меңгә якын мәктәбе булган Татарстан өчен ул ике мәктәп директоры гына аз бит! Башкалар нәрсә көтә? Мин аптырыйм. Ата-аналар үз позицияләрен мәктәп җыелышларында белдерергә тиеш, татар ата-аналарына татар теленнән баш тартмаска кирәк дигән киңәш бирер идем. Миңа калса, канун бозуларга юл куелырга тиеш түгел”, - диде ул.

“Бу эшләр безнең файдага булса, Алла боерса, алга таба дөрес методикалар таләп итәчәкбез, татар телен калдыру-калдырмау белән генә эш хәл ителеп бетми, укытучыларга нинди дәреслек белән укытырга реаль сайлау мөмкинлеге куелачак”, - дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты Айсылу Галиева.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10