ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Саба районы Икшермә кадет мәктәбенең иң яшь 31 укучысы 16 октябрьдә кадетлар анты тапшырды

24 октябрь 2017, 03:00

Ант кабул итү чарасында район җитәкчелеге, мәктәп коллективы, әти-⁠әниләр, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән кунаклар катнашты.

(Саба, 24 октябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Зәмирә Сәмигуллина). Икшермә кадет мәктәбенең иң яшь 31 укучысы 16 октябрьдә кадетлар анты тапшырды. Шулай итеп алар Россия кадетлар сафын тулыландырдылар. Биредә берничә ел укучы егет-⁠кызларның рухыннан ук хәрбилек бөркелеп тора. Укучылар формадан йөриләр, казармада яшиләр, честь биреп исәнләшәләр, дип яза җирле басма.

Ант кабул итү чарасында район җитәкчелеге, мәктәп коллективы, әти-⁠әниләр, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән кунаклар катнашты.

Кадет интернат-⁠мәктәбендә тәүлек буе тормыш кайный.

–Мәктәп коллективы бик көчле, һәр предметны, тәрбия эшләрен балаларга җентекләп җиткереп баралар. Мәктәптә эш көне иртәнге алтыда, “подъем” белән башлана. Сәгать 7дә иртәнге аш. Иртәнге физик күнекмәләр, линейкадан соң дәресләр. Сәгать икегә кадәр мәктәп программасы үтелә. Кичке 7 яртыга кадәр кадет программасы, түгәрәкләр эшли. Мәктәпне тәмамлап чыгучылар белән һәрчак элемтәдә торабыз. Язган хатларын казармада яшәүче балалар белән бергәләп укыйбыз. “Безгә армиядә хезмәт итүе җиңел, чөнки сез биргән тәрбия безне чыныктырды”, диләр алар. Әти-⁠әнидән еракта яшәгәч, беренче елны сагынучылар да бар. Аларга әти дә, әни дә булып эшләргә тырышабыз, – ди директор урынбасары Мәдинә Маканова.

Мәликә Низамова 10 сыйныфка Балтачтан килгән.

-Хәрби кием һәм көн тәртибе кызыктырды. Монда энекәшем укыган иде, бирегә укырга килүемдә аның да йогынтысы булды. Ант ул минем өчен, дусларым, укытучыларым, җитәкчеләр алдында үз эшләремне намус белән башкарырмын дип вәгъдә бирү, – ди өстендәге хәрби киеме белән горурланучы гүзәл кыз. Мәликә кебек хәрбиләр юлыннан атларга теләүче егет-кызлар күп биредә. Барлыгы 188 укучы белем ала. Аларның 95е казармада яши, ягъни күрше район, өлкәләрдән килеп укучылар. Аларны шимбә көнне дүрт автобус туган якларына озата. Икесе Шәмәрдән тимер юлына китә. Аннан балалар Ижау, Киров, Казанга юл ала. Бер автобус Сабага бара. Дүртенчесе Теләчегә Әтнә, Биектау, Питрәч балаларын ташый. Дүшәмбе көнне шул ук автобус озатып йөрүче белән иртәнге 6-7 арасында балаларны көтеп тора. Кадетлар кышкы өс-баш, җылы кием, парад формасы белән бушлай тәэмин ителә. Якын тирә районнардан тыш Чаллы, Казан, Самара өлкәсе, Удмуртия, Лениногорск, Киров өлкәсеннән дә укучылар бар. Аларның күбесен берләштергән бер максат – хәрбиләрчә яшәү.

Ә хәрбилек, дисциплина егет-⁠кызларны һәр заманда да бизи. Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов та улының бишенче сыйныфка җитүен зур түземсезлек белән көткән.

–Бу мәктәпне ишетеп белә идек. Үземнең улымны да шушында укытырга хыялландым. Ниһаять, хыял чынга ашты. Улым үсеп җитте, ул бүген биредә белем ала. Әле уку елының ай ярымы гына узды. Уку һәм тәртип ягыннан да ныгыды, үзен егет итеп хис итә башлады, җаваплылыгы артты. Балаларның тәртип ягы хәзер күп әти-⁠әнинең проблемасына әйләнеп бара,– диде хәрби әти кеше.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10