ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан чибәре “Азия-Себер гүзәле” таҗы өчен көрәшә

23 октябрь 2017, 10:47

Быел яз ул “Башкортстан гүзәле” бәйгесендә “Башкортстанның яшь гүзәле-2017” титулын яулаган.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстаннан 17 яшьлек Динара Әхмәтханова “Азия-Себер гүзәле - 2017” халыкара матурлык бәйгесе таҗы өчен көрәшә. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Бәйге 11нче тапкыр Красноярскида Якутия, Тува, Башкортстан, Хакасия, Кыргызстан, Шория, Әзербайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан чибәрләрен үзенә җыйган.

Динара Әхмәтханова — “Башкортстан гүзәле” агентлыгы моделе. Быел яз ул “Башкортстан гүзәле” бәйгесендә “Башкортстанның яшь гүзәле-2017” титулын яулаган. Красноярскида бәйге 28 октябрьгә кадәр дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10