ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә районында кюветка төшкән машина йөртүчесе һәлак булган

23 октябрь 2017, 10:22

Әлеге фаҗига Бөгелмә – Азнакай юлының 326нчы километрында булган.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Бөгелмә районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп китү аркасында, йөртүчесенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Бөгелмә – Азнакай юлының 326нчы километрында һәлакәт булуы хәбәр ителгән. 46 яшьлек “Фольксваген Пассат” машинасы йөртүчесе тизлекне арттырган һәм идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10