ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Актанышлыга мактаулы билге тапшырылды

23 октябрь 2017, 08:00

Актанышта өстәл теннисы буенча ТР Чемпионы Фәнис Маликовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әлеге спорт төре буенча районкүләм турнир үтте.

(Актаныш, 23 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 21 октябрь көнне Актанышта өстәл теннисы буенча ТР Чемпионы Фәнис Маликовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әлеге спорт төре буенча районкүләм турнир үтте, дип яза җирле басма.

Теннисның чын фанаты булган юбилярның туган көне 12 октябрьдә булса да, теннисчы райондашларыбыз Фәнис Рәсүл улын нәкъ менә турнир кысаларында тәбрик итте.

Фәнис Маликовка иң зур бүләкне ,“ТРсы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәте өчен” дигән мактаулы билгене, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев тапшырды.

Юбилярны чын күнелдән тәбрик итәбез. Әле бик күп еллар сау-сәламәт булып яшәп, яшь буында спортка карата мәхәббәт тәрбияләүдә өлге, үрнәк булуыгызны теләп калабыз, Фәнис Рәсүл улы!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10