ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУ эксперты: Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак
Алексеевск районында җиңел автомобиль юл читенә очкан һәм әйләнеп капланган
Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән
Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды

Җәмгыять

Путин яңа технологияне төш бомбасыннан хәтәррәк дип атый

22 октябрь 2017, 13:45

Путин фикеренчә, якын киләчәктә кешелеккә үсеш һәм яшәеш өчен бик катлаучы чор күзаллана.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Озакламый кешеләрне бирелгән характеристикалар буенча программалаштыра башлыйлар, - дип җиткергән ил башлыгы Владимир Путин Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда.

Президент әлеге күренешнең төш бомбасыннан хәтәррәк булачагын атаган. Бу хакта “Известия” яза.

Программалаштыру нәтиҗәсендә, кеше гениаль математик, гениаль музыкант, хәрби дә булырга мөмкин — әлеге кеше куркусыз, кызганусыз һәм авыртуларсыз сугыша алачак, дип белдергән.

Путин фикеренчә, якын киләчәктә кешелеккә үсеш һәм яшәеш өчен бик катлаучы чор күзаллана һәм бу, аның әйтүенчә, төш бомбасыннан хәтәррәк булырга мөмкин.

Шул ук вакытта Россия лидеры яңа технологияләр үсешенә каршы түгел. Ул прогресс кешелекне юкка чыгармас өчен әхлак принциплары белән бергә барырга тиеш, дип саный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10