ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты
Казанда 350дән артык кеше триатлон ярышларында катнашты
Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасының кискен төшүе көтелә

Җәмгыять

Россиядә машина йөртүче һәм сатучы иң киң таралган һөнәрләр булып кала

21 октябрь 2017, 17:34

Белгечләр шулай ук алдагы елларда инженерларга тотрыклы ихтыяҗ калачак, дип фаразлый.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Россия икътисадында булган 450 һөнәрнең нибары 28е генә массакүләм хезмәткә карый. Нәкъ менә алар белән 36 миллион россияле, ягъни илебездә эшләүче барлык гражданнарның нәкъ 50 проценты мәшгуль. Бу хакта “Российская газета” яза.

Әлеге фикергә Югары икътисад мәктәбенең Хезмәт тикшеренүләре үзәгендә бастырылган доклад авторлары Владимир Гимпельсон һәм Нина Вишневская килгән. Алар ачыклаганча, 14 процент һөнәр иясе башка төр хезмәт белән шөгыльләнә, аны мәктәп яки махсус курслар тәмамлап та үзләштереп була.

Беренче һөнәр – шофер. Ул Россиядә соңгы 15 елда иң массакүләм һөнәрдән санала. Бүген россиялеләрнең җиде проценты, яки биш миллион кеше көн саен юлда пассажир яки йөк ташый.

Сатучылар бераз азрак - 6,8 процент. Сан буенча өченче урында - мәктәп укытучылары. Ике миллион россияле (эшләүче халыкның 2,8 проценты) яшьләрне тәрбияли.

Иң күп санлы төркем – квалификациясез эшчеләр. Берничә төр эшне бергә берләштереп (йөк ташучы, җыештыручы, сакчы, вахтер, лифтер, гардеробщик һ.б.), тикшеренүчеләр бу төркемдә якынча биш миллион кеше (6,8 процент) исәпләп чыгарган.

2,6 миллионнан артык россияле (3,6 процент) финанс өлкәсендә эшли. Бу - хисапчылар, икътисадчылар, финанс һәм кредит белгечләре. Аннан 970 меңгә якын кеше юрист булып хезмәт куя.

Иң таралган һөнәрләр исемлегендә шулай ук шәфкать туташлары, пешекчеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре, архитекторлар, инженерлар, дәүләт хезмәткәрләре, эретеп ябыштыручылар, җыючылар һәм сәнәгать җиһазлары ремонтчылары, балта осталары, электромонтажчылар һәм машинистлар.

Белгечләр шулай ук алдагы елларда инженерларга тотрыклы ихтыяҗ калачак, дип фаразлый.

Зур ихтыяҗ булачак һөнәрләр рейтингының икенче баскычында - эшче һөнәр ияләре: станокчы, токарь, югары 6-8 нче разрядлы фрезеровщик.

Ә киләчәктә сорау зур булачак һөнәрләр исемлегенең өченче урынында - табиблар, икътисадчылар, юристлар һәм сатучылар. Шулай ук элеккечә сәркатипләр, бухгалтерлар, шоферлар, кассирлар да кирәк булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10