ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты
Казанда 350дән артык кеше триатлон ярышларында катнашты
Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасының кискен төшүе көтелә

Татар дөньясы

Безнең дәвамчыларыбыз милләтебезнең киләчәге булачак - Фәрит Мөхтәсәров

21 октябрь 2017, 15:56

Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров "Урман күле" форумының эшчәнлегеннән канәгать калды.

(Мәскәү, 21 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы уза. Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров та бу форумда катнаша. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә форум белән канәгать калуы һәм аның татар яшьләре арасында җитәкчеләр әзерләүгә юнәлдерелгәнен әйтте.

"Бу форум "Татар яшьләре җитәкчеләрен әзерләү" мәктәбе кысаларында уза. Проектны без Татарстан мәдәният министрлыгы аша эшләдек һәм грант оттык. Форумның төп максаты - татар яшьләрен тагын бер тапкыр бергә җыеп алу. Яшьләрне бергә күбрәк җыйган саен алар бер-берсе белән аралаша, дуслаша. Бергә танышып, бер-береңнән тәҗрибә алу форумның нәтиҗәсе була. Шулай ук яңа татар гаиләләре дә оешырга мөмкин. Без боларның барысын да аңлап, шушы форумны оештырдык. Безнең оештыручылар зур тәҗрибәгә ия, мин дә азрак үземнекен өстәдем", - дип сөйләде Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров.

Фәрит Мөхтәсәров форумның максаты турында: "Төп мәсьәлә булып, Мәскәү өлкәсендәге татар яшьләреннән җитәкчеләр әзерләү тора. Безнең дәвамчыларыбыз милләтебезнең киләчәге булачак. Форумда булган остаханәләр дә яшьләрнең күңеленә сеңеп калачак", - дип сөйләде.

Форумга теркәлү “Урман күле”нең рәсми сайтында барды. Форумда барлыгы 40 ка якын делегат һәм 10 спикер катнаша. Оештыручылар, шаяртып, иң яшь катнашучы дип 1 яшьлек Надирәне атый. Ул әнисе белән барлык чараларда диярлек катнашып бара, кечкенәдән үк "Урман күле"нең традицияләрен дәвам итеп, чын татар кызы булып үсәргә әзерләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10