ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУ эксперты: Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак
Алексеевск районында җиңел автомобиль юл читенә очкан һәм әйләнеп капланган
Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән
Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды

Рәсми Татарстан

Зәйбәкҗи: «Алабуга» икътисадый зонасында нинди завод кайсы инвесторныкы икәнен беләм

21 октябрь 2017, 12:30

Сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге буенча Россия-Төркия комиссиясенең хөкүмәтара утырышында республиканың икътисадый мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Россиянең энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон»га Сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге буенча Россия-Төркия комиссиясенең кушылган 15 нче хөкүмәтара утырышында катнашу өчен килде.

Утырыш кысаларында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы директоры Талия Миңнуллина катнашучыларга республиканың инвестицион мөмкинлеге турында сөйләде.

«Безне товар әйләнешенең кимүе буенча гадел тәнкыйтьләделәр, әмма хәзер акрынлап үсеш күзәтелә. Капитал күләм буенча Төркия барлык инвесторлар арасында беренче урында тора. Без хәзер "Гебзе" махсус икътисадый зонасы белән алар идарәсендәге гомуми зона булдыру мәсьәләсен хәл итәбез», — диде ул.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивалиев сүзләренчә, төрек инвесторлары махсус икътисадый зона белән яхшы таныш. «Алабуга» махсус икътисадый зонасында нинди завод кайсы инвесторныкы икәнен беләм хәтта", - диде Нихат Зәйбәҗи җавап итеп.

“Киләсе елның беренче кварталында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Ford Sollers заводы өчен металл детальләр җитештерү буенча Джошкуноз һәм Магнитогорск металлургия комбинатының бердәм оешмасы ачылачак”, -дип хәбәр итте Тимур Шаһивалиев.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерүенчә, Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, Россиядә туризм юнәлешенең популярлыгы буенча өченче урында тора.

«Татарстан Төркия өчен популяр юнәлешкә әйләнә, әмма, кызганыч, безнең гражданнар гади тәртип буенча виза ала алмый», — диде Нихат Зәйбәкҗи.

«Әгәр дә виза режимы гадиләшсә, бик яхшы булыр иде», — дип, аның белән ризалашты Сергей Иванов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10