ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУ эксперты: Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак
Алексеевск районында җиңел автомобиль юл читенә очкан һәм әйләнеп капланган
Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән
Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды

Фән һәм мәгариф

Галимә Светлана Айдарова: Татар телен укытканда, уен технологиясен файдаланырга кирәк

21 октябрь 2017, 12:28

Рус телле балаларга татар телен укыту методикалары авторы дәресләрдә дидактик уеннар файдалануның нәтиҗәлелеген белдерә.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында Татар теле белеме кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Светлана Айдарова мәктәпләрдә татар телен укытканда дидактик уеннар үткәрүгә зур игътибар бирергә тәкъдим итә. “Укыту процессының нәтиҗәлелегендә төп мәсьәлә – уңышлы метод һәм методикаларга таяну. Татар теле дәресләрендә дидактик уеннар файдалану әһәмияткә ия булуын раслады. Мондый уеннар алган белемнәрне практикада куллану мөмкинлеге бирә”, - ди Светлана Айдарова. Татар телен укытуда уен технологиясен файдалану һәм дидактик уеннар оештыру тәҗрибәсе турында галимә КФУда 19-21 октябрьдә узган “Күпмилләтле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

Конференциядә катнашкан галимнәр, мөгаллимнәр туган телне укыту мәсьәләләре турында “Күпмәдәниятле белем бирү мохитендә ана теле” секциясендә фикер алышты.

Светлана Айдарова - рус телле балаларга татар телен укытканда уен технологияләрен файдаланырга тәкъдим иткән методикалар авторы. Ул бүгенге көндә әлеге методикалар Казанның 60нчы һәм 33нче мәктәпләрендә уңышлы файдаланылуын искәртә.

“Уеннар – телгә өйрәтү чарасы. Уен эчендәге кагыйдәләр укучы баланы белемнәр үзләштерүгә үз теләге белән кушылырга этәрә. Уенда катнашу өчен, әлбәттә, алдарак алган белемнәр дә кирәк. Уеннарның үзенчәлеге дә шунда: алар дәрестә игътибарлы булырга омтылыш тудыра”, - дип аңлата Светлана Айдарова.

“Уеннар төрле булырга мөмкин – шәхси, парлы, коллектив уеннар. Иҗади, тәрбияви, коммуникатив, дидактик уеннар. Методик яктан дөрес үткәрелгән уен балада телгә мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерә, аны табигый нормаларга якынайта”, - дип билгеләп үтә галимә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10