ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУ эксперты: Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак
Алексеевск районында җиңел автомобиль юл читенә очкан һәм әйләнеп капланган
Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән
Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты: Төрек компанияләре республикага 2 миллиард доллар инвестицияләде

21 октябрь 2017, 11:18

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашуда берьюлы берничә өлкәдә икътисадый хезмәттәшлек буенча киләчәктәге планнар турында фикер алышты.

«Без сезнең белән республикада берничә завод ачтык. Бүген аларның саны унга җитте. Төрек компанияләре безнең республикага 2 миллиард доллар инвестицияләде. Моннан тыш без энергетика, машина төзелеше, агач эшкәртү, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдә уңышлы хезмәттәшлек итәбез» - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Төркиянең эре сәнәгать зонасы Гебзе белән эш алып бара. Ул безнең республикада урнашкан Зөя мультимодаль комплексы һәм махсус икътисадый зона үсеше буенча оператор булырга әзер. Шулай ук агымдагы елда авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча ТАИФ-НК компаниясе заводын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Биредә төзелеш эшләренә «Гемонт» төрек компаниясе җәлеп ителгән.

Үз чиратында Төркиянең икътисад министры сорау бирде. «2010 елда Төркия һәм Татарстан арасында товар әйләнеше 900 миллион доллардан артып китте. Хәзер әйләнеш 200 миллион доллардан да артмый. Бу ничек килеп чыкты? Мин гаҗәпләнәм. Хатта "Бу өлкәдә шуның кадәр артка тәгәрәү өчен нәрсә эшләдек", дип хезмәттәшләремнән дә сорыйм.

«Безнең җитәкчеләр сәүдә әйләнеше буенча 100 миллиард долларга ирешүне максат итеп куйды. Татарстанның бу максатларга ирешү өчен мөмкинлеге бар», – дип ышаныч белдерде Нихат Зәйбәкҗи. Шулай ук ул Төркия «Татнефть» белән нефть химиясе һәм нефть химиясе продукциясе буенча хезмәттәшлек итә алуын да әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10