ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан делегатлары Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Путин белән очрашты

20 октябрь 2017, 14:07

Россия Президенты белән рәсми булмаган шартларда очрашу Сочида - Олимпия паркы кафеларының берсендә узды.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстаннан Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы Динара Фәйсханова һәм Ирек Ризаев, шулай ук волонтерлар Мария Рязанова һәм Никита Баталов Россия Президенты Владимир Путин белән Сочида Олимпия паркы кафеларының берсендә рәсми булмаган очрашуда катнашты.

Дәүләт башлыгы Сочида узган “Валдай” халыкара дискуссияләр клубы утырышында булды. Аннан соң ул Сочида Олимпия паркы кафеларының берсенә керде һәм Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашты.

Президентны яшьләр көчле алкышлар белән каршы алды, һәм аңа төрле сораулар бирелә башлады.

Татарстаннан Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы Динара Фәйсханова һәм Ирек Ризаев, шулай ук волонтерлар Мария Рязанова һәм Никита Баталов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу алар өчен көтелмәгән бүләк булуын һәм көчле тәэсирләр калдыруын җиткерде.

Владимир Путин очрашуда төрле илләрдән җыелган яшьләрнең кайчан да булса яңадан Россиягә киләчәгенә өмет белдерде. “Без фестивальгә килгән төрле ил яшьләренең үзара аралашуын, элемтәләр булдырып таралышуын һәм безнең ил турында яхшы тәэсирләр алып китәчәген күзалладык”, дип белдерде Президент.

Искәртеп үтик, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале – 2017 чарасы Сочида 14 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр уза. Фестивальгә  180 гә якын илдән 20 меңләп егет һәм кыз  җыелды. Татарстаннан биредә 200 делегат һәм 180 волонтер катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10