ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алексеевск районында җиңел автомобиль юл читенә очкан һәм әйләнеп капланган
Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән
Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды
Сургут татарлары "Батырлар уены" этноспорт фестивале уздыра

Фән һәм мәгариф

Казан студентлары һәм мәктәп укучылары инглиз теленнән белемнәрен тикшерә ала

20 октябрь 2017, 12:11

“Инглиз теле буенча тоталь диктант” 30 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә КФУ биналарында узачак.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). 30 ноябрьдә Казанда “Инглиз теле буенча тоталь диктант” Россия вузлары хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен оештырыла. Әлеге чара 2017 елда узган чит телләр фестивале кысаларында үткәрелә һәм “КФУда инглиз мохите” проектының бер өлеше булып тора, дип җиткерә КФУның матбугат хезмәте.

Укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары инглиз теленнән белемнәрен тикшерә ала. Текстны профессионаллар, инглиз теле укытучылары укыячак.
Тоталь диктантта 1500ләп студент һәм мәктәп укучылары катнашыр дип көтелә. Алар төрле югары уку йортларыннан һәм Россия төбәкләрендәге 20 мәктәптән булачак.

Онлайн-тоташтыру мәктәпләрдә һәм вузларда булыр дип ниятләнә, шулай ук чараның онлайн-трансляциясе булачак.

Диктант нәтиҗәләре КФУ һәм проектта катнашкан уку йортлары сайтларында булачак. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылачак.

“Инглиз теле буенча тоталь диктант” 30 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) булачак. Ул университетның өч мәйданында: КФУның баш бинасында 1нче физика  аудиториясе, ИПиО актлар залы һәм ИМОИиВ актлар залында үтәчәк.

Диктантта катнашу өчен 25 ноябрьгә кадәр теркәлү узарга кирәк. 

.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10