ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанда уза торган көрәш турнирын күреп шаккаттым - Мари Эл республикасы көрәшчесе

20 октябрь 2017, 10:46

Дилүс Фәйзрахманов оттырса да, Татарстанга килүенә үкенми.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар дәвам итә.

Быел үз көчен сынарга килгән 305 көрәшче арасында Марий Эл республикасы көрәшчесе Дилүс Фәйзрахманов та бар. Ул Марий Элның “Йола” агрохолдингы командасы өчен 70 килограммга кадәрге авырлыкта бил алышты һәм, кызганыч, беренче әйләнештә үк Буадан Ранис Җаббаровка оттырды.

"Татарстан көрәшчеләре көчле икәнен яхшы белә идем. Россия чемпионатында үз яшьтәшләрем арасында икенче урын алганым булды - анда да Татарстан егетенә оттырдым, - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Дилүс Фәйзрахманов. - Биредәге көндәшем дә көчле булды. Нишләтәсең инде, ныграк шөгыльләнергә этәргеч булыр бу. Килүемә үкенмим".

Дилүскә 19 яшь, көрәш белән 8 ел шөгыльләнә. Беренче остазы – Нурислам Асапов кул астында җиде ел шөгыльләнгән, хәзер көрәш серләренә танылган тренер Илдус Гарипов өйрәтә. 

"Татарстанга килеп, тәҗрибәне арттыру теләге дә бар иде. Əлегә барып чыкмады. Хәзер Йошкар-Олада белем алам. Анда да көрәшергә мөмкинлекләр бар, теләк кенә кирәк", - ди Бәрәңге районы көрәшчесе.

Дилүс Фәйзрахманов әлеге турнирның оештырылышын да югары бәяләде.

"Ишеткәнем булса да, мондый зур турнирдыр дип белми идем. Шаккатып карап утырам", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Сүз уңаеннан, әлеге турнирда Мари Эл якларында туып-үскән бертуган Мөнир һәм Муса Галләмовлар да бил алыша. Аларны инде берничә ел элек үк Теләче районы командасы үз итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10