ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

19 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

19 октябрь 2017, 21:00

Татарстан вәкиле WorldSkills чемпионатында "алтын" яулады, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының структурасы билгеле булды, футболчылар әзерләнә.

Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills чемпионатын оештыруда Гарәп Әмирлекләреннән үрнәк алачакбыз/Татарстан Президенты бу илдәге хезмәттәшләрен Татарстанга кунакка чакырды.

Татарстан егете Абу-Дабида узган WorldSkills чемпионатында "алтын" яулады/"Бу хисне әйтеп бетереп булмый", – дип шәрехләде үз җиңүен Вадим Поляков.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа структурасы билгеле булды/Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары итеп Тәбрис Яруллин билгеләнде.

Минтимер Шәймиев: Болгар ислам академиясе өчен кулъязмалар түләүсез булырга тиеш/Студентларының кулъязмаларны цифрлаштыру буенча эшчәнлеге Эрмитаж директорына да тәкъдим ителде.

2025 елга кадәр Иделне сәламәтләндерүгә 15,7 миллиард сум акча тотылачак/Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә елгага антропоген зыянны киметү чаралар турында сөйләде.

Казанда “Татар Карузо”сы Гали Ильясовка истәлек билгесе ачылды/1979-2000 елларда Сул Болак урамы 56 нчы йорт адресы буенча урнашкан йортында күренекле җырчы Гали Ильясов яшәгән.

Әлки районы мәктәбенә Сәет Вахиди исеме бирү тәкъдим ителде/Галим Ташбилге авылында 1912 елда мәктәп ачтырган була.

КФУда телләр һәм мәдәниятләр проблемалары хакында сөйләшәләр/Бу уңайдан Казанга 10нан артык илдән, Россиянең 30лап төбәгеннән тел, әдәбият белгечләре, галимнәр җыелган.

Татарстан мөфтие социаль челтәрләрдә татар телен яклап мәгълүмати кампания башлады/Мөфтияттә "Без – татарлар" укыту программасын кертү турында карарлар кабул ителде.

Алда торган уенга җитди әзерләнәбез – Корбан Бердыев/"Рубин" командасы баш тренеры "Динамо"да эмоциональ күтәрелеш булуын җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10