ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан мөфтие социаль челтәрләрдә татар телен яклап мәгълүмати кампания башлады

19 октябрь 2017, 17:52

Мөфтияттә татар телле мохит булдыру, мәчетләрдә татар телен өйрәнү буенча "Без – татарлар" укыту программасын кертү турында карарлар кабул ителде.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләрдә татар телен яклап чыгып, мәгълүмати кампания башлап җибәрде. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җиткерде.

Үзенең instagram аккаунтында мөфти хәзрәтләре бөек мәгърифәтче һәм дин галиме Каюм Насыйриның халкыбызның туган телен кайнар яклап: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”, – дигән сүзләрен китереп, милләттәшләрен һәм дин кардәшләрен ана телебезне яратырга чакыра.

“Татарчаң такы-токымы? Юкка ояласың! XIX гасыр татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый үзенең бер шигырендә дүрт телне кушып язган:

Чи хуш бән мөәйяд, тарилдә орех,
Вә ин ләм йөәккәл, булыр ул грех.

Ягъни “тәлинкәдәге чикләвекләр шундый яхшы, ашамый калсаң гөнаһы булыр”.

Ничек беләсез, шулай аралашыгыз. Тик туган телегезгә мәхәббәтегезне генә җуймагыз. Ватык-җимерек сөйләмне тыңлый алмаган милләттәшләребезгә исә аерым мөрәҗәгать итәсем килә: биздермәгез кешене ана теленнән! “Чыктым аша күпер” булса да, ярты сүзе русча булса да, сөйләсен. Яшәсен татар теле!” – диелә Камил хәзрәтнең челтәрдәге шәхси битендә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Нәтиҗәдә, мөфтияттә татар телле мохит булдыру, мәчетләрдә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” укыту программасын кертеп җибәрү турында карарлар кабул ителгән иде. Эшчәнлекнең аерым юнәлеше итеп татар телен интернетта пропагандалау, аерым алганда, социаль челтәрләрдә мәгълүмати кампания башлап җибәрү билгеләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10