ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җәмгыять

Тиздән "Белем җәүһәрләре-2017" татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкәр

18 октябрь 2017, 10:22

Бүләкләү тантанасы Камал театрында узачак.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 20 нче октябрь көнне "Белем җәүһәрләре - 2017" VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә йомгак ясалачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Күптән түгел жюри әгъзалары һәм экспертлар быелгы бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне билгеләгән. Әмма аларның исемнәре башкалар өчен әлегә сер булып кала, бәйгедә кемнәр җиңгәне бары тик тантана барышында игълан ителәчәк. Димәк, 20 октябрь көнне сәгать 11.00 гә бәйгедә катнашкан һәммә кешене Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында көтәчәкләр.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы җырчыларның һәм артистларның чыгышлары белән бергә үрелеп барылачак.

Бүләкләү тантанасын оештыруда быел кайбер үзгәрешләр бар. Беренчедән, быелдан башлап тантанага финалистлар гына түгел, ә барлык катнашучылар да чакырулы. Тантана барышында һәркем үз сайтын башкаларның сайтлары белән чагыштыра, анализлый, фикерләр туплый, камилләшә, башка сайт төзүчеләр белән таныша һәм дуслаша ала. Бәйгедә ничәнче урын алуларын катнашучылар бары тик тантана вакытында гына беләчәкләр. Финалистларга дипломнар таратылса, призлы урын ала алмаган сайт авторларына Фондның рәхмәт хатлары һәм спонсорларның бүләкләре өләшенәчәк.

Икенчедән, тантана барышында сайт ясау буенча профессиональ мастер-класслар үткәреләчәк. Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, Россия һәм Казахстан интернет-премияләренең жюри әгъзасы Раил Гатауллиннан "Заманча татарча сайт ясау һәм аны таныту" темасына махсус мастер-класс көтелә. Киләсе елларда мастер-класс үткәрү өчен профессиональ белгечләр чакырылачак. Татарча сайт ясаучылар өчен ВКонтакте социаль челтәрендә аерым ябык төркем булдырылып, ел дәвамында алар өчен файдалы мәгълүматлар урнаштырып барылачак.

Өченчедән, бәйгедә катнашучыларны бүләкләргә теләгән һәр оешма я шәхес тантанага килә һәм катнашучыларга үз бүләкләрен тапшыра алачак. Моның турыда кимендә 2-3 көн алдан оештыручылар белән үзара килешергә кирәк. Фондка бәйгеләр оештыруда аеруча зур ярдәм күрсәткән иганәчеләрнең рекламалары ел дәвамында интернет челтәрендәге фондның ресурсларында урнаштырылачак.

Искәртеп үтик, узган 2016 елда .tatar домены - җәүһәрләр чыганагы номинациясендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җиңү яулаган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10