ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Роспотребнадзор: "Бәхетле" кибетләр челтәренә карата быел 37 шикаять керде

17 октябрь 2017, 20:42

Сатып алучылар сыйфатсыз һәм куллану вакыты чыккан азык-төлекләр булудан зарлана.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). “Бәхетле” кибетләр челтәренә карата быел 37 шикаять керде, дип сөйләделәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

2017 ел башыннан идарә тармагы азык-төлек кибетләренең зур челтәрләренә карата барлыгы 259 шикаять кабул итеп алган.

Сатып алучылар бигрәк тә сыйфатсыз (102 мөрәҗәгать  – 39,4 процент) һәм куллану вакыты чыккан азык-төлек (108 очрак – 41,7 процент) булудан зарланган.

Кибетләр урнашкан йортта яшәүчеләр тавыштан, истән һәм җыелган чүптән риза түгеллеген дә җиткергән. Тараканнардан 12 тапкыр зарлану булган (мөрәҗәгатьләрнең 4,6 проценты), тәмәке тартудан һәм аның исеннән 22 тапкыр зарланучы теркәлгән (8,5 процент).

“Һәр икенче шикаятьтәге фактлар раслана”, – дип җиткерделәр идарә тармагында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10