ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Фән һәм мәгариф

Рус теленнән телдән имтихан бирү 2019 елдан мәҗбүри булачак

17 октябрь 2017, 08:11

Имтихан тугызынчы сыйныфларда уздырылачак. Унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк ул зачет/ незачет форматында бәяләнәчәк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елдан рус теленнән телдән имтихан бирү тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Аралашуның февральнең икенче чәршәмбесендә оештырылуы ниятләнә, дип хәбәр иткәннәр “Известия” басмасына Рособрнадзорда.

Имтихан унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк зачет/ незачет форматында бәяләнәчәк. Аны уңышлы тапшырмыйча укучы йомгаклау аттестациясенә кертелмәячәк. Биремне үти алмаганнар имтиханны яңадан тапшыра алачак.

Рособрнадзорда билгеләп үтелгәнчә, яңа имтиханның гамәлгә кертелүе дәресләрдә телдән сөйләү формаларының кулланылу мөһимлеген ассызыклаячак. Телдән сөйләмнең үсеше, төрле кешеләр белән иркен аралаша белү һәрбер кешегә дә кирәкле сыйфатлар, дип белдерәләр ведомствода.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10