ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Фән һәм мәгариф

Татарстан 2017 елда Россия вузларына кабул итү сыйфаты буенча топ-5кә эләккән

17 октябрь 2017, 07:23

Бюджетка кабул итүнең иң яхшы нәтиҗәләрен Казан дәүләт медицина университеты күрсәткән.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан 2017 елда Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингында дүртенче нәтиҗәне күрсәткән. Татарстан вузларының бюджет урыннарына алынган абитуриентларның бердәм дәүләт имтиханында уртача баллы – 67,3 ( түләүле урыннарга -70,4 балл). Тикшеренү “Яндекс” компаниясенең “Атлас вузов” проекты тарафыннан башкарылган.

Беренче өч урын Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсендә.

Татарстаннан мониторингка 12 вуз эләккән. Бюджетка кабул итүнең иң яхшы нәтиҗәләрен Казан дәүләт медицина университеты күрсәткән. Бирегә укырга кергән егет-кызларның уртача күрсәткечләре быел 79,4 балл тәшкил иткән. Аз гына аңа Казан федераль университеты бирешкән (77,3 балл).

Компания мәгълүматлары буенча, КФУ түләүле нигездә кабул ителгән абитуриенлар саны буенча Россия вузлары арасында лидерлар рәтендә. 2017 елда университетның түләүле урыннарына 3335 кеше кабул ителгән. Уртача баллары – 66,5.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10