ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Татавтодор”ның Саба филиалы һөнәри бәйрәмне 642 миллион сумлык эш башкарып каршы алган

17 октябрь 2017, 05:00

Бу – былтыргының шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 170 миллион сумга күбрәк.

(Саба, 17 октябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлитов).  “Татавтодор”ның Саба филиалы һөнәри бәйрәмне 642 миллион сумлык эш башкарып каршы ала. Бу – былтыргының шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 170 миллион сумга күбрәк, дип яза район газетасы.

Эшнең, объектларның күп булачагын коллектив сезон башында ук белә. Барысын да башкарып чыгарга яздан уңайсыз торган һава шартлары комачауламасмы? Юл төзүчеләрне шул сорау борчый. Шөкер, җилләр уңай исә. Нәтиҗәдә районыбызда автомобиль юллары күз алдында яхшырды. Дөрес, филиал өр-яңадан юл салуда асфальт белән тоташмаган авыллары әле күп булган Кукмарада эшләде. Шул ук вакытта районыбызның Тимершык-Олы Шыңар, Сатыш-Бигәнәй-Мамалай авыллары арасында, Түбән Шытсуда тулысынча реконструкцияләү белән башкарылган ремонт яңадан асфальт юллар салуга тиң. Аларның гомуми озынлыгы 9,281 километр. “Юлыбыз чокырланып беткән иде инде, ямап кына озакка чыдамады. “Татавтодор” филиалы тиз арада галәмәт зур эш башкарды. Юлы да тип-тигез, урамда асфальт яңарды. Хәзер Сабага эшкә баручылар 10 минут соңрак кузгала. Юл салучыларга, район җитәкчеләренә рәхмәттән башка сүз юк”,– ди Ак.Бигәнәй авылында янгын сүндерү машинасы һәм “Газель” автобусы йөртүче Сәйдәш Галиев. Түбән Шытсу авылына керү юлын кисү тау күчерүгә тиң. Авылны каплаган үр 12 метрга түбәнәйде. “Биредән укучыларны йөртүче автобус маршруты үтә. Хәзер транспорт иминлеге ныграк тәэмин ителде. Машинада үрне менеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Түбән Шытсу халкы эш барышы белән бик кызыксынды, фотога төшерүчеләр дә байтак булды”,– дип сөйләде Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов.

План-техник бүлек начальнигы Әлфия Абдуллина әйтүенчә, быел сезон бик көйле барган. Инерт материалларны ел башыннан әзерләп кую нык булышкан. “Кайбер сезоннарда битум бетә иде. Искергән асфальтны кисеп алырга үзебездә фреза булмагач, читтән килгәнен озак көтә идек. Быел андый тоткарлыклар булмады. Бригадалар яңа төр техникада эшләүдә зур тәҗрибә туплады. Яңа эшкә кергән егетләр дә бик уйлап, белеп эшлиләр”,– ди Әлфия Абдуллина. Санап кителгәннәрдән тыш, филиал быел Саба-Лесхоз, Иләбәр-Көек юлларын ремонтлады, Сабада – Зеленая, Озерная, Һ.Такташ, Шәмәрдәндә – Яшьләр, Гагарин, Иске Икшермәдә – Киров, Курсабашта Дорожная урамнарына асфальт җәйде. Башкарылганнар – мастерлар Илнур Сабуров, Алмаз Мусин, Илнар Шәфигуллин, Азат Вахитов, Нияз Гәрәев бригадаларына тупланган эшләгән ир-егетләр тырышлыгы. Әле юл төзүчеләрнең тагын 25 көнлек эше бар. Шулай ук кышкы чор өчен базада техника, ком-тоз әзерләнә. Коллективны һөнәри бәйрәм белән котлап, барысына да сәламәтлек теләүче филиал начальнигы Марат Гарипов әйтүенчә, киләсе елга планлаштырылган эшләр дә алдан аяк киенеп куюны таләп итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10