ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алексеевск районында җиңел автомобиль юл читенә очкан һәм әйләнеп капланган
Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән
Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды
Сургут татарлары "Батырлар уены" этноспорт фестивале уздыра

Җәмгыять

Хезмәт министрлыгы ихтыяҗ булган һөнәрләрне атаган

16 октябрь 2017, 16:51

Идарә мәгълүматлары буенча инженер-технолог, контроль-үлчәү приборлары инженерларына ихтыяҗ зур.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Хезмәт министрлыгы Россиядә ихтыяҗы зур булган һөнәрләрне атаган. Бу хакта, мәшгульлек хезмәте органнары статистикасына сылтама биреп, «Известия» яза.

Идарә мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта инженер-технолог, контроль-үлчәү приборлары инженеры, техник-технолог һәм сәнәгатьтә станок буенча белгечләргә ихтыяҗ арта.

Министрлыкта хезмәт базарындагы мондый үзгәрешне илнең икътисади үсеш моделенең алышынуы белән аңлаталар. Ягъни 2014 елга кадәр Россиядә сатучылар һәм сату буенча менеджерлар күбрәк кирәк булса, хәзер исә технология-сәнәгать өлкәсе үсеше күзәтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10