ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ике көн эчендә Казанда 11 җәяүлене бәрдергәннәр

16 октябрь 2017, 12:58

Зыян күрүчеләр арасында 7 яшьлек кыз да бар.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Ике көн эчендә Казанда җәяүлеләр катнашында 11 юл һәлакәте теркәлгән. Бу хактан "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән 50 яшьлек “Тойота” машинасы йөртүчесе Четаев урамының 13/2 йорты ишегалдыннан чыкканда, тизлекне арттыру аркасында 7 яшьлек кызны бәрдергән. Бәрелү аркасында кыз күптөрле тән җәрәхәтләре алган.

14 модельле “Лада” йөртүчесе Жуковский һәм Карл Маркс урамнары кисешендә 25 яшьлек кызны бәрдерү. Юл-транспорт һәлакәте аркасында кызның умыртка баганасы зыян күрә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10