ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

15 октябрь 2017, 21:00

Рөстәм Миңнеханов Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачылышында катнашты, чаңгычылар Австриядә шөгыльләнә, атна башы яңгырлы булачак.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочига килде/Татарстан Президенты XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачылышында катнаша.

Ленар Сафин Татарстан халкын Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады/Министр юл хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Сочида "Сириус" мәгариф үзәгендә булды/Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Сочига килде.

Кытай Татарстанга кече авиация өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итә/Татарстан һәм Кытай арасында 2017 елның беренче яртыеллыгында товар әйләнеше 280 миллион доллар тәшкил итте.

Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр форумы Татарстан делегатлары белән очрашты/Татарстаннан Сочига 200 делегат һәм 180 волонтер килде.

Татарстан чаңгычылары яңа сезонга Австриядә әзерләнә/Шартлар яхшы: тауда – 8, тау астында +18 градус, ди тренерлары.

Мәскәүдә татар КВН лигасының беренче уены уза/Мәскәү татар КВН лигасының җыелма командасы оештырыла.

Синоптиклар киләсе атна башына һава торышының нинди булачагын җиткерде/Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10