ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр форумы Татарстан делегатлары белән очрашты

15 октябрь 2017, 16:55

Татарстаннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә 200 делегат һәм 180 волонтер килде.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале  Татарстан делегатлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, Татарстаннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә 200 делегат һәм 180 волонтер килде.

Фестиваль кысаларында Россия төбәкләренең “YOUTH EXPO” күргәзмәсе үтә. 10 көн дәвамында һәр төбәк Медиүзәк мәйданында үз казанышларын күрсәтә ала.

Рөстәм Миңнеханов Tatarstan for YOUth күргәзмәсен карады. Биредә һәр көн аерым темага багшыланачак һәм Татарстан делегатлары төбәкнең туристик потенциалын, яшьләр сәясәте үсешен, сәнәгать һәм инвестиция куәтен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, Татарстан күргәзмә кысаларында инновацион шәһәр булган Иннополисны һәм Иннополис университетын, медицина технологиясенең алгарышлы проектларын күрсәтә. Шулай ук “КАМАЗ” проектлары (тренажерлар), “Эйдос-медицина” компанияләре дә тәкъдим ителә.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр форумы делегатларына уңышлар, чараларда, дискуссияләрдә, ял, спорт ярышларында актив булуларын теләде. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төшелде.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида Россиядәге биеклектә урнашкан беренче Skypark маҗаралар паркында да булды. Skypark Сочи милли паркында урнашкан, ул Адлердан 11 чакрым ераклыкта, диңгез өслегеннән 330 метр биеклектә.

Рөстәм Миңнеханов паркта Zipline аттракционына Ахштырь үзәнлегеннән Мзытма елгасы өстеннән очып үткән. Очыш арасы 700 метр, тизлек сәгатенә 70 чакрымга җиткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10