ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Хәвеф-хәтәр

Әлки районында юл-транспорт һәлакәтендә велосипедчының гомере өзелгән

15 октябрь 2017, 13:01

Фаҗига Түбән Әлки - Чуваш Борнае – Югары Колчурино юлының 10 нчы чакрымында булган.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Әлки районында “Лада” җиңел автомобиле велосипедта баручыны бәрдергән, алган җәрәхәтләрдән велосипедчының гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗига Түбән Әлки – Чуваш Борнае – Югары Колчурино юлының 10 нчы чакрымында булган. 78 яшьлек велосипедчыны 61 яшьлек кеше идарә итүендәге “Лада” машинасы бәрдергән. Велосипедчы алган җәрәхәтләрдән Әлки районы хастаханәсендә вафат булган.

Юл-транспорт һәлакәтенең беренчел сәбәпләре – автомобиль йөртүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне дөрес сайламаган. Һәлакәт турындагы хәбәр Әлки районының ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм хезмәтенә кичә 5.30 сәгатьтә килеп ирешкән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10