ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы татар тарихында зур урын алып тора – Айдар Хәбетдинов

14 октябрь 2017, 11:54

Профессор Айдар Хәбетдинов “Татар дин гыйлеме фикер үсеше” квалификация күтәрү курслары укучыларына лекция уздыры.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 12 октябрь көнне, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы ислам һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү үзәгендә профессор Айдар Хәбетдиновның лекциясе узды. Лекциядә “Татар-информ” хәбәрчесе дә булды.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы профессоры Айдар Хәбетдинов “Татар дин гыйлеме фикер үсеше” курслары укучыларына XVIII гасыр ахыры һәм XIX гасырның башында дин, мәдрәсә һәм татар зыялылары турында сөйләде.

“Кызганычка каршы, XVI гасырның урталарыннан башлап, Идел-Урал буенда бик күп фетнәләр, сугышлар булган, халык һәрвакыт куркып яшәгән. 1740-х елларда көчле чукындыру сәясәте башланган һәм сугышларның соңгы этабы Пугачев фетнәсенә туры килгән. Рус хакимияте һәм мөселман зыялылары арасында килешү булган. Килешү нәтиҗәсендә мөселманнар рус дәүләтенең тулы хокуклы гражданнарына әйләнә: алар сугышларга катнашкан, салымнар түләгән. Дәүләт тә үз тарафыннан мөселманнарга берникадәр ирек биргән: мәчетләр төзеткән, хаҗга барырга рөхсәт иткән. Аннан соң безнең Идел-Урал буенда солых вакыты башланган”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Айдар Хәбетдинов.

21 сентябрь көнне имамнар, имам ярдәмчеләре, мәдрәсә һәм мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре, РИУ, КФУ студентлары, яшь галимнәр, аспирантлар һәм барлык теләүчеләр өчен “Татар дин гыйлеме фикер үсеше” темасына квалификация күтәрү курслары башланды. Курс укучылары атнага бер, пәнҗешәмбе көнне, очраша. Ахырдан, һәр укучыга квалификацияне күтәрү курсларында катнашты дигән таныклык биреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10