ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Икътисад

Магнит бураннары көнендә ял бирергә тәкъдим итәләр

13 октябрь 2017, 16:10

Дәүләт Думасында метеобәйле кешеләр өчен магнит бураннары көнендә ял алырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). "Фобос" һава торышы үзәге мәгълүматлары буенча, 13 октябрьдә Җирне көчле магнит бураны каплаячак һәм 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

“Бүген без метеобәйле кешеләргә “отгул” бирү тәкъдиме белән чыктык”, - дип белдергән ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов.

Статистика буенча, инфаркт һәм инсультларның 70 проценты магнит бураннары вакытында була. Бу авырулар исә дөньяда башка авырулар арасында беренче урында тора, дип белдергән ул.

Власов әлеге тема буенча Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сорау юллаган. Ул бу көннәрдә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары һәм проиводстводагы җәрәхәтләр алу статистикасын ачыклауны сораган. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына тиешле канун проектын әзерләүдә катнашырга тәкъдим иткән. Шундый ук сорауны либерал-демократ Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага да юллаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10