ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Икътисад, Спорт

ФИФА 2018 елгы дөнья чемпионатына билетлар сатылу белән канәгать

13 октябрь 2017, 15:33

Җанатарлар 2018 елгы дөнья чемпионатындагы матч билетларын алуга 3,5 миллион гариза биргән.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) 2018 елгы дөнья чемпионатына билетлар сатылуның беренче этабы белән канәгать. Әлеге ярыш Россиядә узачак.

Федерация вәкиле ассызыклаганча, билетларның уңышлы сатылуы турында алдан нәтиҗә ясарга иртәрәк, чөнки сатулар әле бара.

Федерациядә безнең илдә барган билет сатылу күрсәткечләрен 2014 елда Бразилиядә узган чемпионатка сатылган билетлар саны белән чагыштырмыйлар. Ул чакта анда, беренче этап нәтиҗәләре буенча, билетка 6,1 миллион гариза бирелгән.

"Кагыйдә буларак, без ике төрле дөнья чемпионатындагы билет сату барышын чагыштырмыйбыз, чөнки вәзгыять төрле. Россия турында әйткәндә, Конфедерацияләр кубогында билетларны соңгы мизгелдә алганнарын күрдек", — дип китерә "РИА Новости" ФИФА вәкилләре сүзләрен.

Элегрәк iz.ru порталы хәбәр иткәнчә, ФИФА мәгълүматлары буенча, җанатарлар 2018 елгы дөнья чемпионатындагы матч билетларын алуга 3,5 миллион гариза биргән. 300 меңнән артык җанатар билетларны финал турнирына алырга тели, 150 мең кешене безнең ил командасы катнашкан ачылыш уенында буласы килә. Шул ук вакытта гаризаларның 30 проценты - чит ил җанатарларыныкы.

Чемпионатка билет сатуның беренче этабы пәнҗешәмбе, 12 октябрьдә тәмамланды. Икенче период 16 ноябрьдә башлана, билетлар чират тәртибендә сатылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10