ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшьләр биенналесын ел саен кабул итәргә әзерлеген белдерде

13 октябрь 2017, 14:08

Республика лидеры алга таба да яшь архитекторларга ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

(Иннополис, 13 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста I Россия яшьләр архитектурасы биенналесының пленар утырышы ачылышында Татарстан әлеге чараны үзендә ел саен кабул итәргә әзерлеген белдерде.

«Бүген күргәзмәне караганнан соң миндә искиткеч тәэсирләр туды. Без - бер дөньяда, ә сез, яшьләр икенче дөньяда яшәгәнен аңладык. Бүген без бик кызыклы проектлар белән таныштык, барлык эшләр дә төпле. Һәм без чарада катнашучыларның берсе белән булса да бергәләп эшләргә тырышачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республики лидерының игътибарын аеруча яңа торак йортлардагы чабылган түбә идеясе, иҗтимагый киңлек җәлеп итте.

«Без стандарт йортлар төзибез, һәм алар лаеклы булырга тиеш, ягъни анда кешеләр вакытлыча гына яшәргә тиеш түгел. Биредә бик күп фикерләр яңгырады. Әгәр ел саен Иннополиста биеннале уздырылса, начар булмас иде», – дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

Бәйгегә килгән 377 гариза бирүчеләрдән сайланган 29 финалист арасында Татарстаннан ике архитектор да бар.

«Без алга таба да сезгә ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип ышандырды чарада катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10