ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Сабан туенда була

Җәмгыять

Казанлыларның 41 проценты яллардан соң күңел төшенкелегенә бирелә - сораштыру

13 октябрь 2017, 10:40

Күңел төшенкелегенә бирелү турында 48 процент кеше уңай җавап биргән, 43 процент халык тискәре җавап кайтарган.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казанлылар ватандашларына караганда ялдан соңгы күңел төшенкелеге белән азрак интегә. Бу хакта momondo.ru халыкара туристлык метапоиск сораштыруы мәгълүматлары раслый. Татарстан башкаласының 41 процент кешесе эшкә чыккач, күңел төшенкелегегә бирелә. Шул ук вакытта 47 процент сораштырылучы мондый хисләр кичерми.

Россия буенча уртача ялдан соңгы кәефсезләнү турында 48 процент кеше уңай җавап биргән, 43 процент халык тискәре җавап кайтарган. Шулай ук бу җенес һәм яшькә дә бәйле булырга мөмкин. Сораштыру күрсәткәнчә, яшьләр өлкәннәргә караганда ялда уздырган көннәрен күбрәк сагына. Хатын-кызлар ир-атлар белән чагыштырганда, сәяхәттән соң күңел төшенкелегенә ешрак бирелә.

Эшкә керешергә җайлы булсын өчен, казанлыларның 45 проценты сәфәрдән соң берничә буш көн калдыра. 23 процент респондент гадәттәгедән күбрәк йоклый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10