ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Җәмгыять

Казанлылар балаларына Севда, Рәсүл, Йосыф, Әмир, Артем, Әсхәт, Ясминә исемнәре биргән

12 октябрь 2017, 21:20

Узган атнада 444 бала тууы теркәлгән.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 444 бала (234 малай һәм 210 кыз) тууы теркәлгән.

Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә - 45. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә - 50. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 650 һәм 5600 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Артем, Әсхәт, Ясминә, Вероника, Елизавета, Арина, Тимур. Сирәк кушылган исемнәр: Севда, Рәсүл, Йосыф, Сәлим, Лея, Антонина, Сүрия.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 248 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 61 һәм 62 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10