ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала
Казанга Герхард Шредер килә
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Җәмгыять

ЮХИДИның яңа регламенты хезмәткәрләрне әдәпле булырга мәҗбүр итәчәк

12 октябрь 2017, 18:56

Полиция хезмәткәренә тупаслык, кимсетүле сөйләм, гаделсез гаепләү, мыскыллау сүзләре, хокукка каршы килгән котырту гамәлләре башкару тыела.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). ЮХИДИ хезмәткәрләренә, машина йөртүчеләр белән аралашканда, аларны теләсә нинди билгеләре буенча кимсетү, шулай ук гаделсез рәвештә гаепләү тыелачак. Әлеге административ регламент хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган, дип яза РИА Новости.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре җенес, яшь, раса, милләт, тел, гражданлык, социаль, милек яки гаилә хәле, сәяси яки дини карашлар буенча теләсә нинди кимсетүдән тыелырга тиеш.

Моннан тыш, полиция хезмәткәренә тупаслык, кимсетүле сөйләм, гаделсез гаепләү, мыскыллау сүзләре, хокукка каршы килгән котырту гамәлләре башкару тыела.

Административ регламент 20 октябрьдә үз көченә керәчәк.

Шулай ук юлларда документларны тикшерү нормалары үзгәрәчәк. Аерым алганда, автомобильләрне стационар постлардан тыш тикшерү тыелачак. Юл патруль хезмәте эшчәнлеге күп һәлакәтләр була торган һәм юлның хәтәр урыннарын күзәтүгә юнәләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10