ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Рәсми Татарстан

Татарстан һәм Федераль балыкчылык агентлыгы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

12 октябрь 2017, 17:06

Аның кысаларында Татарстанда 2018 елда Идел-Чулман балык үрчетү комплексы төзү күздә тотыла.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Федераль балыкчылык агентлыгы белән Татарстан Республикасы аквамәдәният һәм балыкчылык буенча үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Документ Татарстанның Хөкүмәт йортында имзаланды.

Имзалау тантанасына кадәр республика Премьер-министры Алексей Песошин күптән түгел Казанда узган балыкчылык буенча 47 нче катнаш Россия-Норвегия комиссиясе турында искә төшерде. "Нәкъ менә әлеге комиссия кысаларында инвестицион башлангыч булган килешүгә кул куелды. Аның буенча Татарстан Республикасында елына 3 мең тонна сөләйман балыгы җитештерү егәрлекле проект каралган. Инвесторлар Норвегия корольлегеннән булачак. Аның республикада аквамәдәният өлкәсендә масштаблы проектлар өлкәсендә беренче адым булуына ышанам", – дип ассызыклады Алексей Песошин.

"Бүген без бу юнәлештә, Федераль балыкчылык агентлыгы белән хезмәттәшлекне киңәйтеп, тагын бер мөһим адым ясыйбыз. Килешү күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә йөз тота", – дип ачыклык кертте ул.

Үзара хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында аквамәдәният буенча норматив-хокукый базаны камилләштерү, фәнни тикшеренүләрне киңәйтү һәм товар булган эшләнмәләр санын арттыру күздә тотыла.

Моннан тыш, биредә сүз су биоресурсларын ясалма яңадан торгызу һәм саклау, товар аквамәдәният өлкәсендә алдынгы технологияләрне куллану турында бара. Республикада балык эшкәртүне үстерү һәм республика урынын базарда ныгыту да карала. Килешүнең тагын бер мөһим юнәлеше – Татарстанда 2018 елда ук Идел-Чулман балык үрчетү комплексын төзү. Биредә чөгә һәм мәрсин балыгының башка төрләрен тоту планнаштырыла.

"Мондый күп юнәлешле килешүне без Россия Федерациясе субъекты белән беренче тапкыр имзалыйбыз. Конкрет әйберләр, шул исәптән балык ресурсларын саклау һәм республика хисабына балык инспекторларына биналар бирү һәм өстәмә техника белән җиһазландыру каралган. Үз өстебезгә йөкләмәләрне алабыз, территориаль идарәсе җитәкчесе баш булган махсус бүлекчә булдырыла. Бу адым балыкчылык өлкәсендә өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк", – дип сөйләде журналистларга Федераль балыкчылык агентлыгы башлыгы Илья Шестаков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10