ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Җәмгыять

Дмитрий Медведев транспорт чараларына электрон паспорт кертү турындагы карарны имзалаган

12 октябрь 2017, 15:12

Россиядә транспорт чараларына электрон паспорт кертү автомобиль тарихын электрон күрсәткечтә цифрлы рәвештә сакларга мөмкинлек бирә.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев транспорт чараларына электрон паспорт (ЭПТС) кертү турындагы карарны имзалавын хәбәр иткән. Бу хакта “Известия” яза.

“Карар безнең илдә транспорт чараларына электрон паспорт кертү тәртибен раслый”, – дип җиткергән Медведев.

Хөкүмәт рәисе сүзләренчә, документ транспорт чараларына һәм техникага электрон паспортның бердәм формасы турындагы Таможня килешүе кысаларында әзерләнгән.

Моннан тыш, Медведев Россиядә транспорт чараларына электрон паспорт кертү автомобиль тарихын электрон күрсәткечтә цифрлы рәвештә сакларга мөмкинлек бирүен җиткергән. Шулай итеп, Россия кешеләре “билгесез үткәне” булган машина сатып алудан азат булачак.

Алдан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт чараларына электрон паспортка (ЭПТС) күчүне Россиядә 2018 елның 1 июленә төгәлләү планлаштыруы турында хәбәр ителгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10