ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Спорт

Татарстан делегатлары Сочига Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте

12 октябрь 2017, 13:16

Татарстан фестивальдә 200 кеше катнаша.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан делегатлары 14- 22 октябрьгә кадәр Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте. Фестивальдә Татарстаннан 200 кеше катнашачак.

Татарстан делегациясе составында танылган кешеләр, “Прогульщики” һәм “Мураками” ансамбльләре, Россия студентлары туташы булып танылган Диләрә Ялалтынова, спортчылар, предприятиеләрдән эшче яшьләр дә бар.

Делегатларны Сочига Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин якты теләкләр белән һәм уңышлар теләп озатты.

Искәртеп үтик, Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале 14- 22 октябрь көннәрендә уза. Анда 180 илдән 20 меңләп яшь кеше катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10