ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Икътисад

Россияленең сентябрь аенда уртача чек бәясе саналган

12 октябрь 2017, 13:24

Россия шәһәрендә яшәүче кибеткә бер тапкыр баруында уртача 524 сум акча калдыра, дип санап чыгарганнар Ромир тикшеренүләр холдингында.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Россия шәһәрендә яшәүче кибеткә бер тапкыр баруында уртача 524 сум акча калдыра, дип санап чыгарганнар Ромир тикшеренүләр холдингында. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Уртача чек бәясе икенче ай рәттән үсештә. Августта ул өч процентка, сентябрьдә исә 1,2 процентка үскән. Ә узган елның сентябре белән чагыштырганда, уртача чек бәясе 0,8 процентка арзанайган.

Уртача чек бәясе барлык федераль округларда һәм шәһәрләрдә үскән. Ул бары ике башкалада гына искәрмә, аларда ул кимегән. Мәскәүдә, мәсәлән, 690 сумнан 684 сумга төшкән, югалту - 0,9 процент. Ә бер ел эчендә ул 707 сумнан 3,3 процентка арзанайган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10