ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Мәдәният

Уфада "Татар кызы – 2017" бәйгесе уза

12 октябрь 2017, 12:36

Халыкара матурлык бәйгесе финалы бер мәйданга Россия төбәкләреннән 12 финалчыны җыячак.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). 27 октябрьдә Уфа каласында “Татар кызы – 2017” Халыкара матурлык бәйгесе финалы уза. Финалга чыккан 12 кыз арасында Татарстан вәкиле Гөлназ Гатина да бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстан башкаласында Удмуртиядән Назлыгөл Насыйрова, Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова, Башкортстаннан Регина Равилова, Татарстаннан Гөлназ Гатина, Ульяновск өлкәсеннән Алсу Хәлимдарова , Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова, Кырымнан Адэль Сәет-Әбләева, Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова, Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова, Мәскәүдән Диана Аверина, Казахстаннан Розалия Исхакова һәм Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Салтәшева матурлыкта, осталыкта көч сынашачак.

Конкурс "Татар кызы"

20-23 сентябрьдә Казанда ярымфинал үтте, проектта 25 катнашучы үз төбәкләре традицияләрен, милли киемнәрен күрсәтте, төрле сынаулар аша узды. Бәйгенең төп призы – автомобиль, ә башына исә Казан башлыгы эскизлары буенча эшләнгән таҗ киертеләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10