ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Хәвеф-хәтәр

Волгоградта гөмбә ашап агуланган мәктәп укучысы вафат булган

12 октябрь 2017, 12:14

Хокук саклау органнары тикшерү эше алып бара.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Волгоград шәһәре хастаханәләренең берсендә гөмбә ашап агуланган сигез яшьлек кыз баланың гомере өзелгән. Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе әлеге хәл буенча тикшерү алды эше башлаган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, гөмбәне алар якындагы урманнан үзләре җыйган. Кыз бала 8 октябрьдә әти-әнисе белән төшке аш вакытында шул гөмбәне ашаган. Ә икенче көнне гаилә әгъзаларының барысы да хастаханәгә эләккән.

Хәле авыр булган кыз баланы тиз арада вертолет ярдәмендә Волгоградка озатканнар. Ләкин аның гомерен саклап кала алмаганнар – 11 октябрьдә кыз вафат булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10