ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Икътисад

200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керде

12 октябрь 2017, 11:50

Банкнотларны беренче булып Ерак Көнчыгышта, Кырымда һәм Мәскәүдә яшәүчеләр алачак.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Лилия Чанышева). 12 октябрьдән Россиядә 200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керә башлады, - дип хәбәр итә Россия Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта “РИА Новости” язып чыккан.

“Бүгенге көннән банкнотлар әйләнешкә керә башлаячак. Октябрь аенда беренче булып яңа банкнотларны сурәтләре тасвирланган төбәкләр (Ерак Көнчыгыш, Кырым), шулай ук Мәскәү алачак”, — дип җиткерә Эльвира Нәбиуллина.

Россия Банкы рәисе сүзләренчә, декабрьдә яңа банкнотлар Россия территориясендә әйләнешкә керәчәк. Банкнотлар этаплап керәчәк, аларны эшләү сер, бу ялган акча ясаучылардан саклану өчен эшләнелә.

Искәртеп үтик, Россия Үзәк Банкы узган ел октябрь аенда 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларга символлар сайлау буенча бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясаган иде. Анда Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңү яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10