ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Мәдәният

Тукай шигырьләре “үле” телләргә тәрҗемә ителергә мөмкин

12 октябрь 2017, 11:33

Режиссер Туфан Имаметдинов “Тукай үле телләрдә” яңа спектаклен эшләүгә керешергә уйлый.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Айсылу Хафизова). “Әлиф” проектыннан соң яшь режиссер Туфан Имаметдинов “Тукай үле телләрдә” яңа спектаклен эшләүгә керешергә уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” корреспондентына интервьюда җиткерде.

“Мин Тукайның биш шигырен алып, “үле” телләргә тәрҗемә итәргә телим. 200, 300 кеше калган халык бар. Ул телләр бүген-иртәгә бетәргә мөмкин”, - дип аңлата ул карашын.

Әлегә эш башлауга финанс мәсьәләләр киртәк булып тора. Әлеге аз санлы халык янына бару кирәк, чөнки алар интернет белән эшләми.

Искәртеп үтик, татар теленнән югалган хәрефләр турындагы “Әлиф” спектакле Нурбәк Батулла белән Казанда 20 сентябрьдә тәкъдим ителгән иде. Ул Казанда тагын 22, 25 һәм 29 октябрьдә күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10