ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Икътисад

Киләсе елда кием-салым 10 процентка арзанаерга мөмкин

12 октябрь 2017, 10:25

2017 елның 1 сентябреннән трикотаж һәм вискоз тукымаларга таможня пошлинасын бетерделәр.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). 2017 елның 1 сентябреннән трикотаж һәм вискоз тукымаларга таможня пошлинасын бетерделәр. Шунлыктан Россиядә эшләнгән киемгә бәяләр 10 процентка арзанаер дип көтелә. Бу хакта “Известия” Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән җиткерә.

Евразия икътисад комиссиясе (ЕЭК) 2017 елның 1 сентябреннән трикотаж тукымалар кертүгә таможня пошлинасын бер елга бетерде. 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 2 гыйнварына кадәр кайбер ясалма вискоз тукымаларга да бетереләчәк.

“Чималга пошлинаны киметеп, әзер продукциянең үзкыйммәтен киметергә була, шуның белән көндәшлеккә сәләтне арттырырга”, - дип җиткерәләр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Тармак вәкилләре бәяләвенчә, читкә чималның 70 проценты җитештерелә, бу җиңел сәнагать өчен җитәрлек. 

Җиңел сәнагать берлеге вице-президенты Надежда Самойленко вискоз тукымаларга пошлинаны бетерү Россиядә аларга ихтыяҗ арту һәм нәтиҗәдә җитештерүчеләргә бәяне төшерергә мөмкинлек икәнен җиткерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10