ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Дин

Татарстан районнарында Коръән укучылар бәйгеләре башланып китте

12 октябрь 2017, 09:44

Республика бәйгесендә җиңүчегә хаҗга юллама биреләчәк.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион Коръән укучылар бәйгеләре башланып китте. Бәйге финалы ел ахырына кадәр республика бәйгесендә ясалачак.

“Татар-информ” агентлыгы корреспондентына Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәгендә республика бәйгесендә җиңүченең хаҗга юллама белән бүләкләнәчәген җиткерделәр.

Шулай итеп, 29 октябрьдә Чистайның “Иман” мәчетендә шәһәрнең биш һәм районның 20 мәчетеннән балалар Коръән уку бәйгесендә катнаша. Чистайда бәйге 2008 елдан бирле алып барыла. Тугыз ел эчендә биредә 60 конкурсант дини бәйгедә осталыкларын күрсәткән.

Бәйгедә катнашучылар өч үзенчәлек буенча имтихан тота: Коръәннең аерым бер сүрәләрен яттан белү, мәкам белән уку, изге китап укыганда кагыйдәләрне саклау. Бәйгедә катнашу өчен 3тән 15 яшькәчә балалар чакырыла.

Ноябрь аенда Чистайда көньяк казыятнең районара бәйгесе оештырыла. Анда Чистай, Алексеевск, Спас, Әлки, Нурлат, Аксубай мөхтәсибәтләрендә җиңү яулап килгән балалар катнаша. Җиңүчеләр барысы да кыйммәтле бүләкләр алачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10