ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Мәдәният

Питрәчнең “Калинушка” ансамбле юбилеен билгеләп үтте

12 октябрь 2017, 00:00

Матур, мәңге яшь һәм талантлы җырчыларга район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән бүләкләр тапшырылды.

(Питрәч, 12 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова) Питрәчнең “Калинушка” ансамбле үзенең юбилеен билгеләп үтте. Һәркемнең яраткан коллективына 25 ел булды. Районда үткән бер генә чара да “Калинушка” ансамбле катнашыннан башка узмый. Алар еш кына республика сәхнәләрендә дә чыгыш ясый, дип яза район газетасы.

– Башта беркем дә ансамбльнең гомере озын булыр дип уйламаган. Бер-ике ел концертларда чыгыш ясарлар да таркалырлар дип уйлаганнар. Әмма җыр яратулары, үз эшләренә һәм тамашачыларга тугры булулары аркасында, безнең коллектив инде чирек гасыр сәхнәдә, – диде ансамбльнең җитәкчесе Елена Корябина.

Аның беренче составында 17 кеше булган. Аңа нигез салучы Мария Егоровна Маринина. Ул монда үзенең ике кызын Валентина Мишухина һәм Анна Моисееваны да алып илә. Алар бүген дә сәхнәдә тугры тамашачыларын үз чыгышлары белән сөендереп торалар.

Баштагы елларда “Калинушка” коллективы Воля Федоровна Ушанова җитәкчелегендә репертуарны берәмтекләп туплыйлар. Анда Питрәчнең борынгы туй җырлары, рекрут һәм башка җырлар кергән. Алар инде өч йөздән артык җыр башкарганнар. Алар арасында табында җырланыла торган җырлар да, автор җырлары да, лирик, бию җырлары да бар...

Матур, мәңге яшь һәм талантлы җырчыларга район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән бүләкләр, мактау грамоталары тапшырдылар. Коллективта элек эшләгәннәрне дә онытмадылар


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10