ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Дин

Король Сәлман мөфти Камил Сәмигуллинга бүләк ясаган

11 октябрь 2017, 18:12

Согуд Гарәбстаны короленең Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы барышында Камил хәзрәт аңа Татарстанда нәшер ителгән Коръәнне тапшырган иде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман ибн Габдел Газиз Әл-Согуд исеменнән истәлекле бүләк алды. Россиягә дәүләт сәфәре истәлеге хөрмәтенә монарх Камил хәзраткә кыйммәтле бүләк юллаган.

“Илчелекнең чакыруын кабул итеп, Согуд Гарәбстаны короленең Россия мөселман эшлеклеләре белән үткән очрашуында катнашуыгызга рәхмәт белдерәм, – диелә Россия Федерациясендәге Согуд Гарәбстаны корольлегенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Габделрахман Ибраһим әл Расси хатында. – Мин сезгә чын күңелдән корольнең очрашу истәлеге итеп юлланган бүләген тапшырам. Аллаһ Сезнең республика мөселманнарының хакына башкарган игелекле эшегезне хәерле итсен”.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте язганча, Король Сәлманның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы барышында Камил хәзрәт мөселман иле башлыгына Татарстанда нәшер ителгән Коръәнне һәм аның үзе башкаруындагы “Изге Коръән” аудиоверсиясен бүләк иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10