ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

2018 елда Россиядә һәр унынчы “больничный” электрон вариантта булырга мөмкин

11 октябрь 2017, 16:45

Россиядә эшкә яраксызлык кәгазен электрон вариантта теркәү мөмкинлеге 2017 елның июлендә барлыкка килде.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Эшкә яраксызлык кәгазен электрон вариантта теркәү мөмкинлеге 2017 елның июлендә барлыкка килде. Россиялеләрнең һәм медицина оешмаларының әлеге хезмәт белән кызыксынуы социаль иминият фонды көткәннән дә артып киткән. Социаль иминият фонды оптимистик фаразлары буенча, киләсе елда һәр унынчы “больничный” электрон вариантта бирелергә мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Россиядә эшкә яраксызлык кәгазен электрон вариантта теркәү мөмкинлеге 2017 елның июлендә барлыкка килде. Тиешле канун Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан май аенда имзаланган.

Социаль иминият фонды мәгълүматлары буенча, инде шундый 30 мең “больничный” бирелгән. Аларның күбесе Белгород, Әстерхан һәм Саратов өлкәләрендә.

"Ел азагына кадәр электрон больничныйлар бирү 100 меңнән артып китәргә мөмкин. Без ел ахырына кадәр әлеге системага медицина оешмаларының 5 процентын кертергә планлаштырган идек. Өч ай эчендә исә инде 12 проценты кушылды. Оптимистик фаразлар буенча, 2018 елда 10 процент тирәсе “больничный” электрон вариантта булырга мөмкин, бу исә 4 миллион дигән сүз”, - дип җиткергән “РИА Новости”га Социаль иминият фондының мәгълүмати технологияләр департаменты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Селиванов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10