ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан
Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә: Бернәрсә эшләмәгән кеше генә хаталанмый, куркырга кирәкми

11 октябрь 2017, 10:58

Эшкуарлык советы утырышының көн тәртибенә алты проект төркеме мәсьәләсе чыгарылган.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VI киңәйтелгән утырышы уза. 260 эшмәкәрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

"Минемчә, мондый җанлы аралашу үз нәтиҗәләрен бирә. 30лап проект төркемендә 1 меңгә якын эшмәкәр катнаша. Барлык мәсьәләләрне дә чишеп бетерү хәлдән килмәсә дә, күпчелек сорауларны хәл итәбез", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, элегрәк республика җитәкчелеге эре проектларга күбрәк игътибар итеп, муниципаль дәрәҗә үзен-үзе кайгыртып, мөстәкыйль яшәргә мәҗбүр булды. Бүген вазгыять бүтәнчә. Муниципалитетлар да сәнәгать мәйданчыклары буенча актив эш алып бара, әмма әле бар җирдә дә түгел, ди Рөстәм Миңнеханов.

"Без муниципалитетларны бәяләү системасын булдырдык. Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе үсеш ала алмаячак. Мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан башланырга тиеш. Теләк, күнекмәләрне сеңдерергә кирәк. Күп кенә башлангычлар уңышсыз төгәлләнергә дә мөмкин – бу сер түгел, әмма бүген компанияләр уңышсызлыкны кичереп күтәрелгән менеджерларны сайлый. Бернәрсә эшләмәгән кеше генә хаталанмый. Куркырга кирәкми. Без эшмәкәр ул акча эшләргә теләүче һәм башкаларга да эш бирүче кеше икәнен аңларга тиеш. Шул рәвешле, урта сыйныф формалаша. Илнең тотрыклылыгы өчен хәлле урта сыйныф кирәк", – диде Президент.

Утырышта ялгыш исәпләнгән взнослар проблемасын җайга салу, торак йортларның беренче катларында эшләүче намуслы эшмәкәрләрне яклау, балаларга мәктәптән тыш түгәрәкләр оештыручы эшкуарлар өчен үти алырлык нормалар һәм кагыйдәләр булдыру, эшмәкәрләрнең клиентлар һәм хезмәткәрләрнең персональ мәгълүматын яклау буенча таләпләр исемлеген булдыру, кулланучыларның идарәче ширкәтләргә шикаятьләре өчен дәгъвалар тәртибен булдыру, ветеринария документларын рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерү мәсьәләләре карала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10