ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия Көрәш федерациясе Бөтендөнья көрәш сәнгате союзына кабул ителгән

10 октябрь 2017, 19:19

Федерацияне тәкъдим итү Көньяк Кореяның Чхунджу шәһәрендә Бөтендөнья көрәш сәнгате союзының 16нчы генераль җыелышында узган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Сентябрь ахырында Көньяк Кореяның Чхунджу шәһәрендә Россия Көрәш федерациясе делегациясе Бөтендөнья көрәш сәнгате союзының (WoMAU) 16нчы генераль җыелышында катнашты. Делегацияне Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов җитәкләде.

Делегация катнашучылары Бөтендөнья көрәш сәнгате фестивале кысаларында 2018 елда Татарстанда 50дән артык ил катнашында көрәш буенча дөнья чемпионатының презентациясен күрсәтте.

Чара ахырында Россия Көрәш федерациясен Бөтендөнья көрәш сәнгате союзына кушу карарын кабул иттеләр. Җәүдәт Миннәхмәтовка әгъзалыкны раслаучы таныклык тапшырылды.

«Россия Көрәш федерациясе өчен Бөтендөнья көрәш сәнгате союзында булу зур хөрмәт булып тора. Бу безнең халыкара спорт хәрәкәтенә катнашуыбызны һәм үсешнең яңа этабын аңлата», – дип белдерде Җәүдәт Миннәхмәтов.

Искәртеп узыйк, Бөтендөнья көрәш сәнгате союзы президенты Чхын Ва Тхэ һәм Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов беренче тапкыр Казанда физик культура һәм спорт өчен җаваплы югары урында эшләүче затларның халыкара форумында очрашкан булган. Ул вакытта кунакны көрәш кызыксындырган, һәм федерация Чхунджу шәһәрендә узачак халыкара көрәш сәнгате фестиваленә чакырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10