ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Ак Барс"ка оттыргач "Торпедо" командасы тренеры: Бу безнең кич түгел иде

10 октябрь 2017, 08:47

Петерис Скудра Казан хоккейчыларының осталыгына югары бәя бирде.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” командасына каршы уенда оттырган (0:5) “Торпедо” командасы баш тренеры Петерис Скудра, бу дәрәҗәдә үк хурлыклы җиңелүгә лаек түгел идек, дип белдерде.

“Ак Барс”ны җиңүе белән котлыйм. 0:5, мөгаен, без мондый исәпкә лаек түгел идек. “Ак Барс” үз мөмкинлекләреннән бик яхшы файдаланды, без – юк. Матч дәвамында 38 мәртәбә капкага сугып, бер тапкыр да гол кертә алмау... Көндәш командага югары бәя куярга кирәк – 17 тапкыр капкага сугып, 5 гол кертә алдылар. Бу – нәтиҗәлелек күрсәткече. Мөгаен, бу безнең кич булмагандыр”, – диде Скудра.

Исегезгә төшерәбез, кичә Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Түбән Новгородта “Торпедо” командасын тар-мар итте – 5:0. Эмиль Гарипов сезонда тәүге тапкыр капкасын "коры" калдырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10